"Чыгу юлы" дигән Бөтенроссия журналист хезмәтләре конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе
Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм Фонды, Россия журналистлар союзы, социаль мәгълүмат агентылыгы һәм ЮНПРЕСС иҗади берләшмәсе "Чыгу юлы" дигән Бөтенроссия  журналист хезмәтләре конкурсы уздыралар.  Әлеге чара җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләрен формалаштыру, балаларга карата мәрхәмәтсез карашны кисәтү, ятим балаларны гаиләгә урнаштыру кебек максатларга йөз тота.
Гаризалар кабул итү 2015 нче елның 15 нче апреленә кадәр дәвам итә.  Конкурс турында положение www.fond-detyam.ru дигән сайтта бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International