Бүгенге көндә республиканың вакансияләр банкында 29594 вакансия исәпләнә. 2 нче февральдән алып 10 нчы февральгә кадәр булган узган хисап атнасында гына да хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 3358 гә якын булган. Вакансияләрнең яртысыннан артыгы Казанда тупланган – монда 14670 эшче кирәк. Бу хәл эре шәһәрләр – Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабуга һәм Яшел Үзәндә күзәтелә. Биредә 4166, 2392, 1561 һәм 760 эшчегә ихтыяҗ бар.
Эш табу өчен иң авыр җирлекләр булып Теләче, Чүпрәле һәм Алексеевск районнары исәпләнә. Аларда 16, 10 һәм 7 генә вакансия бар.