Эльмира Зарипова Дмитрий Медведевның иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе
Бүген Эльмира Зарипова "Бердәм Россия" партиясе председателе Дмитрий Медведевның иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте. Ул ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән барлык кешеләрне дә тыңлады. Һәр сорау буенча аңлатмалар бирде.
Кабул итүгә килгән гражданнардан санатор-курорт юлламалар бирү, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны өчен торакка субсидия алу, күп балалы гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү һәм башка актуаль сораулар яңгырады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International