21 нче февральдән Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшыру башлана

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе
21 нче февральдән Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңүнең 70 еллыгы юбилей медальләре тапшыру башлана. ТР социаль сәясәт буенча комитет утырышында  ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев хәбәр иткәнчә, беренче тантанада ТР Президенты катнаша. Аннан соң ветераннарны котлау буенча тантаналы чаралар шәһәр һәм районнарда башланачак һәм мартка кадәр дәвам итәчәк. Бу чарага килә алмый торган ветераннар булса, аларны муниципаль берәмлекләр башлыклары яки аларның урынбасарлары өйләренә килеп котларга тиешләр.
Вице-Премьер хәбәр иткәнчә, республика хөкүмәте ветераннарга азык-төлек җыелмалары бүләк итәчәк. Моңа 152 миллион сум акча каралган.  Тендерлар үткәрелгән, бу җыелмаларда - Татарстан җитештерүчеләрнең продуктлары.
Утырышта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Наталья Бутаева билгеләгәнчә, Татарстанда бүгенге көндә 79 мең ветеран яши.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International