Буаның "Гармония" үзәгендә инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар белән чара уздырылган

2015 елның 6 феврале, җомга
Шушы көннәрдә Буаның "Гармония" комплекслы үзәгендә  мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналар белән советның беренче утырышы узган.
Ата-аналарны өйгә килеп хезмәт күрсәтү кебек хезмәт төре белән таныштырганнар. Бу балалар социаль тормышка актив рәвештә кушылып китсен өчен кирәк.  Белгечләр ата-аналар белән бергә баланың мөмкинлекләрен исәпкә алып, уку пакетлары сайлап алганнар, социаль хезмәтләр күрсәтү турында килешүләр төзегәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International