Түбән Кама "Веста" үзәгендә инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен чара узган

2015 елның 3 феврале, сишәмбе
"Без бергә" дигән клуб эшчәнлеге кысаларында Түбән Кама "Веста" үзәгендә инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен чара узган. Үзләренең тормыш авырлыклары турында сөйләгән ата-аналар белән психолог "Гаилә кризислары" дигән чара уздырган. Ул катнашучыларга гаилә кризислары периодлары, аларның килеп чыгу сәбәпләре, алардан чыгу юллары турында сөйләгән. Бу вакытта исә социаль педагоглар балалар белән төрле мавыктыргыч, файдалы уеннар уздырганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International