Министрлыкта видеоконференция режимында көн кадагындагы мәсьәләр турында фикер алыштылар

2015 елның 2 феврале, дүшәмбе

Бүген министрлыкта видеоконференция  режимында киңәшмә булып узды.  Аның эшендә министрлык карамагындагы учреждениеләр  һәм социаль яклау идарәләре җитәкчеләре  катнашты.

Видеоконференция барышында министр чираттагы тапкыр  рәсми булмаган мәшгульлекне киметү буенча эшне активлаштыруга басым ясады. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исә хезмәт базарындагы хәлне контрольдә тотарга, предприятие һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларына РФ Хөкүмәте тарафыннан тәкъдим ителгән кризиска каршы чаралар турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирергә кушты.

Киләсе видеоконференция 9 нчы февральдә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International