Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан предприятиеләрендә булган бәхетсезлек очраклары турында мәгълүматны публикацияләүне дәвам итә. ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенә 26 нчы гыйнвардан 30 нчы гыйнварга чаклы килгән оператив мәгълүматка караганда, 3 авыр, 1 үлем белән тәмамланган һәм 2 төркемле бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
27 нче гыйнварда Әлмәтнең "Девон-Кредит" предприятиесендә үлемгә китергән очрак булган. Белгеч эш урынында йөрәк өянәгеннән үлеп киткән.
Хисап атнасында 3 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән. 14 нче гыйнварда "Сөт иле-Теләче" ҖЧҖ филиалы терлекчесе авып барган капка астында кала. Нәтиҗәдә, аркасы нык кына авырттыра.
Икенче авыр очрак Яр Чаллыда урнашкан "Фабрика Окон" ҖЧҖдә булган. 23 нче гыйнварда машина йөртүче-экспедитор Казан-Яр Чаллы автоюлында юл-транпорт һәлакәтендә зыян күрә.
27 се көнне Яр Чаллының "СтройЛидер" ҖЧҖ изолировщигы болгарка белән эшләгән чакта аякларын җәрәхәтли.
29 нчы гыйнварда беренче төркемле бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Казанның Вахитов районындагы "Татнефтепродукт" ААҖ механигы һәм инженеры командировкадан кайткан чакта юл-транспорт һәлакәтенә эләккәннәр.
Хисап атнасында шулай ук 2014 нче елның 30 нчы сентябрендә булган түбәндәге төркемле бәхетсезлек очрагы хакында мәгълүмат алынган. Бөгелмәнең "Геостраж" каравыл пердприятиесе" ҖЧҖнең хуҗалык мөдире һәм каравылчысы Лениногорск-Чирмешән юлында һәлакәткә очраганнар.
Хәзерге вакытта барлык очраклар буенча да тикшерү эшләре бара.