Әлеге тикшерүгә килгәндә, ул мәшгульлек үзәге эшчәнлегенең 1991 елның 19 апреленнән №1032-1 "Россия Федерациясендә халыкның мәшгульлеге хакында" законына, шулай ук РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының 2012нче елның 13 ноябреннән №524н приказы белән расланган дәүләт хезмәте федераль дәүләт стандартына (гражданнарга туры килерлек эш, ә эш бирүчеләргә кирәкле хезмәткәрләр табуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән) тәңгәл рәвештә башкарылу-башкарылмавын белү максатларыннан чыгып үткәрелгән.
Тикшерү нәтиҗәсендә мәшгульлек турында законның кешеләрне эшсезләр дип тану һәм эшсез дип танымау буенча положениеләрен бозу, мәшгульлек өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен алучылар регистрындагы мәгълүматның чынлыктагы фактлар белән тәңгәл килмәве, иҗтимагый эшләргә урнашкан кешеләрне эшсезләр исәбеннән төшерү, аларга тиешле түләүләрне туктату кебек мәсьәләләрдә хокук бозу очраклары теркәлгән.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча тикшерү актлары төзелеп, табылган кимчелекләрне юк итергә боерык биреләчәк.