Түбән Каманың эшсез гражданнарына эш тәкъдим иткәннәр

2015 елның 30 гыйнвары, җомга
Бүген Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Кама Аланы бүлекчәсе бинасында эш бирүче көне узган. Бу көнне "Кама Аланы тегү фабрикасы" ҖЧҖ  мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен тегүче белгечлеге буенча вакансияләр тәкъдим иткән.
Очрашу барышында эш табуда  кызыксынган кешеләр халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белгечләренә мөрәҗәгать итеп, вакансияләр, хезмәт базарындагы хәл, ихтыяҗ зур булган белгечлекләр турында мәгълүмат ала алганнар.
Чарага 8 кеше килгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International