2014 нче елда Татарстанда гомуми эшсезлек дәрәҗәсе 3,9%ка төште

2015 елның 30 гыйнвары, җомга
2014 нче елда Татарстанда гомуми эшсезлек дәрәҗәсе тарихи минимумга якын килде. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында министр Эльмира Зарипова хәбәр  итте.  2014 нче ел өчен республика халкының икътисади яктан актив катламы 2056,7 мең кешен тәшкил иткән. Икътисадта мәшгуль булган кешеләр саны 1975,9 меңгә тигез (96,1%). Халыкның икътисади эшчәнлек белән мәшгульлек дәрәҗәсе 68,1% ка тиң.  Гомуми эшсезлек дәрәҗәсе 2011 нче елда 4,7% булса, 2014 нче елда ул 3,9%ка төшкән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International