ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләрнең эштән китүен, оешмалардан азат ителүен атна саен күзәтеп тора. Мониторинг РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының 2014 нче елның 30 нчы декабреннән 1207 нче әмере нигезендә башкарыла. Аның исеме болай яңгырый: "Оешма ликвидацияләнү, хезмәткәрләр саны яки штат кыскару һәм тулы булмаган мәшгульлек аркасында хезмәткәрләрнең эштән азат ителүенә мониторинг үткәрү".
28 нче гыйнварга ТР халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләрдән килгән мәгълүматка караганда, эш бирүче теләге белән 4598 кеше тулы булмаган көн яки смена эшләгән. Эш бирүче гаебе белән 472 кеше эшсез торган, 105 кеше хезмәт хаклары сакланмаган шартларда отпускта булган. 2015 нче елның гыйнвар-май айларында хезмәткәрләр саны яки штат кыскару сәбәпле 2401 кешене эшеннән азат итү көтелә.