Норлатның "Гармония" үзәгендә Ленинградны азат итүгә 71 ел тулу уңаеннан чара узды

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе
Норлатның "Гармония" үзәгендә Ленинградны азат итүгә 71 ел тулу уңаеннан чара узды. Ул "АрлеКино" клубы эшчәнлеге кысаларында үтте. Бу көнне патронаждагы гаиләләрдә тәрбияләнүче яшүсмерләргә "Таня Савичеваның блокадалы көндәлеге" дигән документаль фильм күрсәтелде.  Бу фильм - бер гаилә үлеме һәм тулы бер шәһәрне коткару хроникасы.
Яшьтәшләренең трагик үлеме яшүсмерләрне бер дә битараф калдырмады. Компьютер уеннарына, замана уенчыкларына  мөкиббән китүче балалар бу юлы тын да алмыйча совет халкының каһарманлыгы турында тыңлаганнар. Киләчәктә дә Бөек Ватан сугышы турында фильмнар күрсәтергә дигән тәкъдим белән чыкканнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International