РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эшсезлек артуны сезон факторы белән бәйләп аңлата

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе
Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында хезмәт базарында җитди үзгәрешләрнең булмавы турында хәбәр иттеләр. Эшсезлек арту ел фасылы белән бәйле дип аңлатыла.
"Кыш көне, гадәттәгечә, эшсезләр саны арту күзәтелә. Бу сезонга бәйле. Узган елны искә алсак, 2014 нче елның гыйнварында без 917 139 эшсез кешене теркәгән идек. Бу бүгенге саннарга караганда күбрәк", - диде министр Максим Топилин.
24 нче декабрьдән 14 нче гыйнварга булган вакыт аралыгында эшсезләр саны 3,9%ка арткан, ә 14 нче гыйнвардан 21нә чаклы 2,2%ка кимегән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International