Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Ленинград блокадасын өзүгә 71 ел тулуга багышланган чара узган

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе
Шушы көннәрдә Казанның Совет районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераны, блокадалы Ленинградта яшәгән Эльвира Турентинова белән очрашу оештырганнар. "Геройлар янәшәдә яши" дигән исемдәге чара Ленинград шәһәрен немец-фашистлар блокадасыннан чистартуга багышлап үткәрелгән.
Очрашуга күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән балалар да чакырылган. Ветеран әлеге кырыс көннәр турында сөйләгән.
Оештыручылар сүзләренә караганда, сугышта катнашучылар белән очрашулар балигъ булмаганнарның Ватан тарихына карата кызыксынуын үстерә, туган якка мәхәббәтне арттыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International