Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан предприятиеләрендә булган бәхетсезлек очраклары турында мәгълүматны публикацияләүне дәвам итә. ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенә 17 нче гынйнвардан 23 нче гыйнварга чаклы килгән оператив мәгълүматка караганда, 8 авыр, 2 үлем белән тәмамланган һәм 2 төркемле бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
17 гыйнвар көнне Әлмәтнең “ТМС Трубопроводсервис” ҖЧҖ хезмәткәре, эш урынына барып җитмәстән, аңын җуеп егылган. Табиблар үлем очрагын теркәгән.
Үлемгә китергән икенче очрак 21 нче гыйнварда булган. Саба районы Шәмәрдән бистәсендәге көллият территориясендә каравылчы кар өстендә үле хәлдә табып алына.
Хисап атнасында шулай ук 8 авыр бәхетсезлек очрагы да теркәлгән. Шуларның беренчесе 2014 нче елның 30 нчы декабрендә теркәлгән. Казанның Вахитов районындагы “Таттрансстрой” ҖЧҖ машина йөртүчесе ызгыш вакытында тән җәрәхәтләре алган.
16 нчы гыйнвар көнне Әлмәттә “Татарстан почтасы” почтальоны зыян күргән. Пенсия тараткан чакта ул подъезд төбендә таеп егылган һәм арт маңгаен бәргән.
Өченче бәхетсезлек очрагы шул ук көнне булган. Шәхси йортта үлчәүләр уздырган чакта Казанның “Геодезия групп” ҖЧҖ идән ярыгына төшеп китә һәм авыр җәрәхәтләр ала.
Калган 5 авыр бәхетсезлек очрагы барысы да 20 нче гыйнвар көнне булган. Транспорт роликларына куеп, торбаны этеп барган чакта Әлмәтнең “Компьютер дөньясы” ҖЧҖ электромонтерының уң кул бармаклары бәрелешкән торбалар арасына кереп китә. Нәтиҗәдә, хезмәткәрнең 2-5 нче бармаклары фалангалары сына.
Киләсе авыр бәхетсезлек очрагы Әлмәттәге “Ямаш УТТ” ҖЧҖ предприятиесе инженеры урынбасары белән булган. Ул административ бинаның баскычында егылып, җәрәхәтләнгән.
Казанның “СК Эверест” ҖЧҖ электр-газ белән эретеп ябыштыручы 1,2 метр биеклектән егылган һәм умырткасының бил өлешен сындырган.
Лениногорскида исә автокран “Камаз” автомобиле белән бәрелешкән. “Ортэкс” ҖЧҖ хезмәткәре зыян күргән.
Соңгы бәхетсезлек очрагы Зәй районы “Завод ЖБИ” ҖЧҖдә теркәлгән. Эш вакытында урыннан ычкынып киткән лом формовщикны читкә алып ыргыткан. Ул абынып егылган, нәтиҗәдә башы бик нык җәрәхәтләнгән.
Ике төркемле бәхетсезлек очрагы да шушы атнада теркәлгән. 15 нче гыйнварда Алабуга-Гари трассасының 6 нчы километрында юл-транспорт һәлакәте булган. Нәтиҗәдә, “Алабуга ит-консерва заводы” ААҖ хезмәткәрләре зыян күргән.
16 нчы гыйнварда автотранспортны төзекләндергән чакта Кукмара районының “КВВК” ҖЧҖ хезмәткәрләре зыян күргәннәр. Бер хезмәткәр сырхауханәдә җан биргән, икенчесе җиңел дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган.