Бөгелмәнең "Возрождение" үзәге белгечләре чираттагы күңелле чарада катнашканнар

2015 елның 15 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бөгелмәнең "Возрождение" үзәгендә  чираттагы күңелле чара уздырылган. Бу көнне мөмкинлекләре чикле балалар янына әкияти геройлар килгән. Алар балаларны халык гореф-гадәтләре, туган як фольклоры белән таныштырганнар.
Балалар табышмакларга җаваплар эзләп, уеннарда катнашып, вакытларын бик  күңелле итеп уздырганнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International