Дмитрий Медведев: "Социаль пособиеләр системасын тагын да җентекләп анализларга кирәк"

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе
VI Гайдар форумында Дмитрий Медведев  кризис шартларында гражданнарны яклауның өстәмә чаралары турында сөйләгән. Аның сүзләренчә, социаль пособиләр системасын тагын да җентекләбрәк анализларга, тагын да адреслы итәргә, гражданнарны яклауның өстәмә чараларын булдырырга кирәк. Беренче чиратта, балалары булган яшь, күп балалы гаиләләрне якларга кирәк. Ата-аналарга яхшы эш урыннары табарга да ярдәм итү лазем.
"Эш урыннары һәрвакыт, хәтта кризис вакытында да бар. Кешеләр бу турыда белеп кенә бетерми, эш урынын югалтуны бик авыр кичерә. Шуңа күрә иң яхшысы - бу вакыт эчендә хезмәт базарындагы чыгымнарны киметү, аннан соң уңай динамикага чыгу - халыкка теге яки бу төбәктәге эш шартлары турында мәгълүмат җиткерү. Шулай ук мәшгульлекнең альтернатив формаларын стимуллаштыру - бу  дистанцион мәшгульлек, фриланс, интернетта эшләү һ.б." - дип белдергән Дмитрий Медведев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International