РФ Хөкүмәте башлыгы хезмәт базарындагы хәл турында сөйләде

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе
Бүген Россиянең РФ Президенты каршындагы  халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә IV Гайдар форумы ачылышы булып узган. Чарада РФ Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведев да катнашкан.
Хезмәт базарындагы хәл турында фикер алышу барышында Медведев илдә хезмәт җитештерүчәнлеге һәм керемнәр арасында дисбаланс саклануы турында белдергән.  "Керемнәр озак вакыт эчендә хезмәт җитештерүчәнлегеннән дә тизрәк үсә алмый. Шуны да истә тотарга кирәк: җитештерүчәнлеккә хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгы гына түгел,  җиһазлар, кулланыла торган технологияләрнең дәрәҗәсе дә  тәэсир итә. Киләчәктә  керемнәр һәм хезмәт хакы икътисад һәм хезмәт җитештерүчәнлеге  үскән саен гына арта барырга тиеш", дигән үзенең чыгышында Дмитрий Медведев.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International