Эшсез татарстанлыларга 34324 вакантлы урын бар

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

Республикабыз оешма-предприятиеләренә 34324  эшче кирәк. 2014 нче елның 24 нче декабреннән алып 2015 елның 13 нче январен кадәр булган хисап атнасы өчен эш бирүчеләр тагын 4224 хезмәткәргә ихтыяҗ бар дип белдергәннәр.

Вакантлы урыннарга иң киң сайлау мөмкинлеге Казанда – 18242. 3456 эшсез арасыннан яңа эш урыннарын Түбән Камада яшәүчеләр эзли, 3035 урынны Алабугалылар, 2562 – Яр Чаллылар дәгъвалый. Шул ук вакытта 15208 татарстанлы халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә тора.

Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты исә шартлы рәвештә бер ачык вакансиягә 0,44 кеше тәшкил итә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International