Бүгенге көндә Татарстанда 15208 кеше республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә тора. 2014 нче елның 24 нче декабреннән алып 2015 елның 13 нче январенә кадәр булган вакыт аралыгында 1270 татарстанлы эшсез дип танылган.
Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда бу мәсьәлә буенча әйдәп баручы булып күмәртәләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагы тора. Эшсез дип танылган 216 кеше нәкъ менә әлеге өлкәдә тир түккән булган. Узган хисап атнасы белән чагыштырганда теркәлгән эшсезләр саны 198 кешегә арткан.
Эшсезлек дәрәҗәсе узган атнадагы сыман 0,74% ны тәшкил итә.
Иң түбән эшсезлек дәрәҗәсе Лаеш һәм Актаныш районнарында. Ул 0,22% һәм 0,26% тәшкил итә. Бөгелмә һәм Буада да эшсезлек зур түгел (0,53 һәм 0,57%).
Үз чиратында иң югары эшсезлек дәрәҗәсе Кама Аланында һәм Яшел Үзәндә (3,43% һәм 2,3%). Әйтергә кирәк, мондый хәл күбесенчә эшче куллар җитмәү сәбәпле барлыкка килә. Кама Аланындагы 275 теркәлгән эшсезгә 97 вакансия генә тәкъдим итә алалар.