Казан предприятиеләре шәһәрнең эшсез кешеләренә эш урыннары тәкъдим итәчәк

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе
22 нче гыйнвар көнне Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре  вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырачаклар. Чарада  "Метроэлектротранс" МУП, "Горводзеленхоз" тресты МУП, "Водоканал" МУП, Казанның "Электроприбор" ААҖ кебек оешмалар вәкилләре катнашачак.
Эшкә урнашырга теләүчеләргә механик, участок мастеры, инженер, АЗС операторы, балта остасы, хезмәтне саклау буенча инженер, токарь, слесарь, шәфкать туташы, тракторчы кебек белгечлекләр буенча 545 вакансия тәкъдим ителәчәк.
Әңгәмә барышында эш бирүчеләр ярминкәгә килүчеләрнең барлык  кызыксындырган сорауларына җаваплар бирәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International