РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы РФ Хөкүмәте йөкләмәсен үтәү максатыннан хезмәтне саклау һәм хезмәт шартларын яхшырту, хезмәт мәдәниятен күтәрү, сәламәт тормыш рәвешен саклау максатыннан 13 нче апрельдән 17 нче апрельгә чаклы Сочи шәһәрендә беренче Бөтенроссия хезмәтне саклау атнасы уздырачак.
Атна эшендә РФ Хөкүмәте, РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәм башка министрлыклардан вәкилләр катнашачак.
Атна кысаларында махсус белешмә пунктлары булачак. Аларда төрле ведомстволардан килгән белгечләрдән сорауларга җаваплар алырга мөмкин булачак.
Атна барышында съезд, конференция, корпоратив киңәшмәләр, күргәзмә, түгәрәк өстәл, хезмәтне саклау буенча конкурслар уздыру күздә тотыла.
Әлеге чарада катнашу өчен Татарстанның хезмәтне саклау өлкәсендә эшләүче оешма һәм предприятие вәкилләре чакырыла.
Тәкъдимнәрне Мәскәү шәһәре, Новослободская урамы, 26 нчы йорт, 1 нче корылма адресы буенча урнашкан “Эталон” куркынычсыз хезмәт шартларын тәэмин итү Халыкара Ассоциациясе адресына юлларга кирәк.