Биектау районы "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре патронаждагы гаиләләргә барганнар

2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе
Яңа ел каникуллары дәвамында Биектау районы "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан имин булмаган һәм социаль хезмәтләргә мохтаҗ гаиләләр өстеннән контроль ныгытылган. Белгечләр патронажда торучы берничә  гаиләгә барганнар.
Үзәк белгечләре сүзләренә караганда, әлеге гаиләләрнең барысында да дустанә, җылы атмосфера хөкем сөргән. Балигъ булмаганнар һәм аларның ата-аналары белән әңгәмәләр корылган. Янгын куркынычсызлыгы таләпләре искә төшерелгән.
Шулай ук белгечләр аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булган балаларны "Урман әкияте", "Кооператор", "Раздолье" кебек шифаханәләргә ялга озатканнар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International