Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта Яңа ел акцияләре узган

2015 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта Яңа елга багышланган акцияләр узган. Башта биредә "Игелек планетасы" төбәк иҗтимагый оешмасында торучы мөмкинлекләре чикле гражданнар оештырган концерт үткән. Башка бер көнне "Җыр - минем дустым" дигән музыкаль-күңел ачу чарасы уздырылган. Шулай ук интернат хезмәткәрләре тарафыннан  "Яңа ел Ералашы" дигән музыкаль-театральләштерелгән тамаша да оештырылган.
Барлык чараларда да интернат карамагындагы гражданнар бик теләп катнашкан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International