РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Казан һәм Сочи шәһәрләрен инвалидлар өчен иң уңайлы шәһәрләр дип белдерде

2015 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе
РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин белдергәнчә, Казан һәм Сочи шәһәрләре инвалидлар өчен иң уңайлы шәһәрләр дип танылган.  "Казан метро һәм башка транспорт инфраструктуралары объектлары белән горурлана ала. Сочи, әлбәттә, эшләнгән эшләрнең масштабы һәм сыйфаты буенча лидер", - дигән министр.
Билгеләп үтик, 2014 нче елда "Уңайлы мохит" программасы буенча 135 объект адаптацияләнде. Моңа барлыгы 539,6 миллион сум акча сарыф ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International