Түбән Кама "Веста" үзәгендә балалар өчен әкияти тамаша уздырганнар

2014 елның 26 декабре, җомга
"Үсештә һәм сәламәтлектә тайпылышлары булган балалар тәрбияләүче гаиләләрне яшәү урыннары буенча озатып баруның ведомствоара системасын формалауштыру  комплекслы программасы" кысаларында "Веста" үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар өчен әкияти тамаша уздырганнар. 
Бәйрәм чыршы әйләнәсендә актлар залында узган. Балаларны Кар кызы, Фея, Йолдыз санаучы каршы алган. Ямьле чыршы әйләнәсендә  бөтен кеше бергә җырлаган, күңел ачкан.
Яңа ел тамашасы ахырында Кыш Бабай ата-аналарны, балаларны бәйрәм белән котлаган, бүләкләр тапшырган.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International