Яр Чаллы "Доверие" комплекслы үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен чыршы бәйрәме уздырылган

2014 елның 26 декабре, җомга
Яр Чаллы "Доверие" комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен күңелле яңа ел тамашасы оештырылган. Пеппи - озын оек, Незнайка, Фея һәм урман хайваннары балаларга бәйрәм мохитенә кереп китәргә ярдәм иткәннәр. 
Белгечләр әлеге очрашуга аеруча җаваплылык белән якын килгән. Аларның максаты балаларны бәйрәм белән котлаудан гына түгел,  авыруларыннан, чирләреннән бераз ял иттерү, оныттырып торудан да гыйбарәт булган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International