Яр Чаллыда ветераннарга социаль тәэмин итү турында закон нигезләре турында сөйләделәр

2014 елның 26 декабре, җомга
2015 нче елның 1 нче гыйнварыннан гамәлгә керә торган 442 нче федераль закон һәм башка норматив-хокукый актлар нигезендә  Яр Чаллының "Доверие"  комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре Автозавод районының ветераннар советы активы алдында чыгыш ясаганнар.
Очрашу барышында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге өлкәсендә яңа законнар буенча аңлатмалар бирелгән. 
Бөтен кешегә буклетлар һәм мәгълүмати листовкалар таратылган.
Очрашуда катнашучылар каралган темаларның мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләп үткәннәр. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International