Кичә Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең яңа бинасын ачу тантанасы булып узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова, Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, Азнакай районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, Азнакай районы предприятие-оешма җитәкчеләре катнаштылар.
Министр урынбасары Клара Таҗетдинова әлеге тантанага килүчеләрне сәламләп, яңа бинада халыкның мәшгульлегенә булышлык итүгә юнәлдерелгән дәүләт хезмәтләре сыйфат стандартлары нигезендә, тагын да югарырак дәрәҗәдә күрсәтелер дигән өмет белдерде. Чара барышында шулай ук Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге әйдәп баручы белгече Рузилә Газизовага Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы да тапшырылды.