Татарстанның социаль приютларындагы балалар Гомумроссия чыршы бәйрәмендә катнашачак

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе
Әлки районының "Березка" һәм Алабуганың "Яңа йорт" социаль приютларында яшәүче 10 бала Мәскәүдә Гомумроссия чыршы бәйрәмендә катнашачак. Аларны 24 нче декабрь көнне башкалага озаттылар. Исегезгә төшерик, илнең әлеге төп  чыршы бәйрәме Дәүләт Кремль Сараенда 26 нчы декабрьдә узачак.
Татарстан Республикасыннан делегацияне формалаштыру өчен ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы җаваплы.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International