Питрәч районы "Забота" үзәге белгечләре инвалидлар белән очрашулар уздырылар

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе
Питрәч районы "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге  белгечләре шушы араларда инвалидлар белән аларның өйләренә килеп очрашулар уздырганнар. "Җанны җылы сүз белән җылытыйк" дигән исемдәге әлеге чаралар махсус өлкән яшьтәге кешеләр өчен оештырылган.
Очрашулар барышында өлкәннәр яшь вакытларын искә төшереп, студент чаклары турында сөйләгәннәр. Хатирәләр иленә алып кайканнары өчен алар барысы да "Забота" үзәге белгечләренә зур рәхмәт җиткергәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International