Түбән Каманың "Веста" үзәгендә Яңа ел бәйрәме узган

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе
Түбән Каманың "Веста" үзәгендә Яңа ел бәйрәме узган. Биредә социаль хезмәтләргә мохтаҗ булган гаиләләрдә тәрбияләнүче  50 бала катнашкан.
Чара уртада чыршы торган актлар залында узган.Тамаша барышында балалар янына кунакка әкияти персонажлар, шулай ук Кыш бабай һәм Кар кызы килгән. Балалар алар белән бергә әйлән-бәйлән уйнаганнар, җырлар, биюләр башкарганнар.
Тамаша ахырында әкият геройлары бөтен кешене бәйрәм белән котлаганнар һәм бүләкләр өләшкәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International