Министрлыкта "Татарстан Республикасының иң яхшы мәшгульлек үзәге-2014" республика конкурсына йомгак ясалды

2014 елның 24 декабре, чәршәмбе
Бүген министрлыкта   "Татарстан Республикасының иң яхшы мәшгульлек үзәге-2014" чираттагы республика конкурсына йомгак ясалды.
Инде алтынчы тапкыр уздырылучы  смотр-конкурсның максатлары  ТР мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать иткән гражданнар белән эшләү технологияләрен камилләштерү, үзәкләрнең идарә, мәгълүмати-аналитик, оештыру-методик эшчәнлеген өйрәнү, белгечләрнең һөнәри осталыгын арттыру, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын күтәрүдән гыйбарәт.
Гадәттәгечә, конкурс 3 этаптан тора. Беренчесе әзерлек этабы булып, ноябрь башында уздырылды. Аның барышында  министрлык бүлекләре тупланма мәгълүмат җыйдылар, үзәкләрнең рейтингын билгеләделәр.  Икенче этап барышында комиссия утырышларда 6 шар иң яхшы мәшгульлек үзәкләрен билгеләде.  Алар 3 нче этапка уздырылды.
Шушы сайлап алынган 12 мәшгульлек үзәге үзләренең презентацияләрен тәкъдир иттеләр. Аннан соң конкурс комиссиясе  иң яхшы учреждениеләрне сайлап алды.
Нәтиҗәдә, түбәндәге үзәкләр җиңүче дип табылды:

Хезмәткәрләр штаты 10 кешедән ким булган учреждениеләр арасында:

1 нче урын - Кукмара мәшгульлек үзәге;
2 нче урын - Мамадыш мәшгульлек үзәге;
3 нче урын - Менделеевск мәшгульлек үзәге.

Хезмәткәрләр штаты 10 кешедән  артык булган учреждениеләр арасында:

1 нче урын - Бөгелмә мәшгульлек үзәге; Алабуга мәшгульлек үзәге;
2 нче урын - Норлат мәшгульлек үзәге;
3 нче урын - Азнакай мәшгульлек үзәге.

Смотр-конкурс җиңүчеләренә  "Татарстан Республикасының иң яхшы мәшгульлек үзәге-2014" дигән исем бирелде. Аларга күчеп кубоклар, шулай ук диплом, сертификатлар тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International