"Киләчәккә билет" дигән һөнәрләр турында Республика иншалар конкурсына йомгак ясалды

2014 елның 24 декабре, чәршәмбе
Бүген министрлыкта 7-10 нчы сыйныф укучылары арасында үткәрелә торган "Киләчәккә билет"  дигән һөнәрләр турында Республика иншалар конкурсына йомгак ясалды.
Бу конкурс - "2014-2020 нче елларга  Татарстан Республикасында  эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру" подрограммасының бер чарасы булып тора. Конкурс агымдагы елның октябреннән  ноябрьгә чаклы 2 этапта уздырылган иде. 1 нче - сайлап алу туры - муниципаль берәмлекләр арасында уздырылган. Анда җиңүчеләр  икенче - республика  этабына чыгарылган.
Иҗади  бәйгедә катнашучылар үзләренең эшләрен 4 номинация буенча тапшырганнар. Быел республика этабына  238 хезмәт килгән.
Конкурс комиссиясе  иншаларның  оригинальлек, хиссилек,  образлылыгына игътибар итте
Финалда җиңүчеләргә  дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International