Шушы көннәрдә Республиканың “Зеркало” халыкка социаль-психологик ярдәм үзәгендә “Украинадан вакытлыча килгән гражданнарны социаль-психологик озата бару тәҗрибәсе” дигән темага республикакүләм түгәрәк өстәл оештырылган.
Әлеге чарада “Зеркало” үзәге белгечләре, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының психологик хезмәт белгечләре, сәламәтлек саклау учреждениеләре, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәләре вәкилләре катнашкан.
Семинарның пленар өлешендә презентацияләр, аналитик мәгълүмат, социаль-психологик ярдәм күрсәтү тәҗрибәсе тәкъдим ителгән. Украина гражданнарына күпъяклы ярдәм күрсәтү, психологларың төп проблемалары кебек сораулар да фикер алышуга чыгарылган.
Бу көнне үзәк белгечләре тарафыннан 3 мастер-класс үткәрелгән. Алар барышында катнашучылар хисси киеренкелекне бетерү, үзеңне көйләүнең нәтиҗәле чаралары белән танышканнар. Шулай ук төркемле чаралар оештырылган.