Шушы көннәрдә Лениногорск “Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә “Рәхмәт, кирәкми!” дип аталган психоактив матдәләр куллануны беренчел кисәтү буенча программага йомгак ясалган. Үзәк белгечләре сүзләренә караганда, куркыныч төркеменә керүче гаиләләрдәге яшүсмерләр белән эшләүгә юнәлдерелгән әлеге программа 2009 нчы елдан эшли башлаган. Агымдагы елда бу программага 46 балигъ булмаган бала кертелгән.
Оештыручылар билгеләгәнчә, программаны тормышка ашыруда иң еш кулланыла торган техникалар арасында “баш мие штурмы”, тестлар, тематик күнегүләр, төрле уеннар, әңгәмәләр, дискуссияләр бар.