Бүген Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе уздырганнар. Биредә шәһәрнең кайбер оешма һәм учреждение вәкилләре катнашкан. Эш бирүчеләр тарафыннан кассир-сатучы, сатучы-консультант, электрчы, монтажчы, чәчтараш һ.б. вакансияләр буенча 25 вакансия тәкъдим ителгән.
18 кеше эш эзләүчеләр өчен анкета тутырган, шуларның 6сына эш урыннарына юллама тапшырылган.