Әлмәттә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырганнар

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе
Бүген Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылган. Әлеге чарада эшсез гражданнар, шул исәптән үзәктә учетта торучылар һәм инвалидлар да ктанашкан. 
Ярминкәдә шәһәрнең 4 предприятиесе вәкилләре электромонтер, тегүче, слесарь, савыт-саба юучы, инженер-инструктор, инженер-технолог, кладовщик кебек вакансияләр буенча  эш урыннары тәкъдим иткән.
Чарага 165 кеше килгән, шуларның 7сенә вакантлы эш урыннарына юлламалар тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International