Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың Әниләр көне уңаеннан тәбрикләү сүзе

2014 елның 28 ноябре, җомга

Россиядә Әниләр көне 16 ел дәвамында билгеләп үтелә. Без һәр елны ноябрьнең соңгы якшәмбесендә безгә тормыш бүләк итүчеләрне - дөньяны бөтен матурлыгы һәм күпьяклылыгында ачып,  язмыш сукмаклары буенча җитәкләп баручыларны данлыйбыз. Бу көн – җәмгыятьнең әхлакый мохитен булдыру, балаларны тәрбияләү, гаилә традицияләрен һәм гомумкешелек кыйммәтләрен ныгытуда әниләрнең зур ролен тану, аларга карата тирән ихтирам һәм ярату билгесе булып тора.

Соңгы елларда барлык кешелекнең социаль, әхлакый саулыгын булдыруда аналарның әһәмиятен аңлау арту үтә дә  куанычлы.  Әниләрне һәм балаларны яклау дәүләт социаль сәясәтендә  өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Нәтиҗә буларак, соңгы өч елда республикада тотрыклы халык үсеше күзәтелә. Идел буе федераль округы буенча регионнар рейтингыда Татарстан  әлеге күрсәткеч буенча беренче урынны алып тора, ә Россия Федерациясенең 85 субъекты арасында беренче егермелеккә керә.  

Татарстан Республикасында системалы рәвештә социаль ярдәм күрсәтү  буенча эш алып барыла – бу балалары булган гаиләләргә  дәүләт тарафыннан гарантияләнгән льготалар  бирү, инвалид балалары булган аналарга социаль ярдәм күрсәтү, социаль ятимлекне һәм караучысызлыкны кисәтү. Гаилә  проблемаларын чишүдә зур тәҗрибә тупланган, инновацияләр өлкәсендә инструментлар апробацияләнә, традицион социаль технологияләр  яхшыра бара. Тармак белгечләре гаилә белән эшләүдә яңа эш формаларын эзлиләр, катлаулы тормыш ситуацияләрендә гаиләгә һәм балаларга бик мөһим ярдәм күрсәтәләр. Күп балалы әниләргә карата да зур игътибар күрсәтелә.

Татарстанда балалары булган хатын-кызларның статусын күтәрү буенча максатчан эш алып барыла, хатын-кыз хезмәт өлкәсендә үзен якланган итеп тойсын өчен  күп эш башкарыла. Бу максаттан дәүләт программалары актив рәвештә тормышка ашырыла, декрет ялында булган хатын-кызларның мәшгульлегенә булышлык итү буенча өстәмә чаралар кертелә.  Яңадан уку, квалификацияне алыштыруга, баласын тәрбияләү белән мәшгуль булган хатын-кызның  хезмәт базарында үз урынын табуы өчен реаль мөмкинлекләр тудырыла.

Кадерле хатын-кызлар!

Тормыш мәшәкатьләренә карамастан кайгыртучан, назлы, сабыр хатыннар һәм аналар булып калуыгыз, саклый, ышана һәм кичерә белгәнегез өчен бик зур рәхмәт сезгә! Сез  ул Җирне бизәп торучы  гүзәллек, өмет бирә торган мәхәббәт, авырлыкларда ярдәм итә торган юаныч.  

Бу истәлекле көндә өегездә өмет, ышаныч һәм  мәхәббәт кебек какшамас кыйммәтләрне саклап яшәвегез өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм.  Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын, йортыгыз тынычлык, ямь, гармония белән тулы булсын, балаларыгыз җан тынычлыгы, наз, җылылык, кайгырту бүләк итсеннәр.

Сезгә иминлек, ана бәхете, гаилә тигезлеге һәм сәламәтлек телим!

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International