Шушы көннәрдә Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре районара вакансияләр ярминкәсе уздырды. Әлеге чарада районның алты предприятиесе кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты. Алар арасында «Завод Элекон» ААҖ, «РИТЦ» ҖЧҖ, «Альфаклининг» ҖЧҖ, «Респект» ҖЧҖ, «Савиново-38» ҖЧҖ, Ренлайф – Партнерс ЯАҖләре бар.
Чарада шулай ук 1 нче троллейбус депосы һәм Мәскәү районының девиант тотышлы балалар өчен социаль тернәкләндерү үзәге белгечләре дә катнашты.
Эшкә урнашырга теләүчеләргә 97 вакансия тәкъдим ителде.
Ярминкәгә шулай ук Яңа Савин районында яшәүче коляскадагы инвалид һәм үзәктә учетта торучы инвалидлар да килде.