Бүген ТР Министрлар Кабинетында ММЧ вәкилләре белән видеоконференция режимында брифинг була. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Татарстанда мөмкинлекләре чикле кешеләр белән эшләү турында мәгълүмат җиткерәчәк. Шулай ук инвалидларга социаль яклау чаралары бирү, аларга социаль хезмәт күрсәтү, эшкә урнашуда булышлык итү мәсьәләләре яктыртылачак. Аннан тыш, министр инвалидлар декадасы кысаларында планлаштырылган чаралар турында да сөйләп китәчәк.