Хезмәт законнарын үтәү турында

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкилләре Буа шәһәре  прокуратурасы йөкләмәсе буенча «Ак Барс Буа» ҖЧҖдә, 4 нче филиалда хезмәт законнары үтәлешен тикшерүдә катнаштылар.

Тикшерү барышында  хезмәт хакының күмәк килешү белән күрсәтелгән срокларны бозып, исәп-хисап счетында акчалар барлыкка килү белән генә түләнүе ачыкланган. Бу РФ Хезмәт Кодексының 136 нчы маддәсен бозу булып тора. Шулай ук эштән китүче хезмәткәрләр эштән азат ителгән чакта исәп-хисап уздырылу сроклары бозылу да күзәтелә (РФ Хезмәт Кодексының 140 нчы маддәсе бозыла).

 Хезмәт хакын түләүнең срокларын бозган чакта акчалата компенсация, отпуск өчен түләү, эштән киткән чакта һәм башка очракларда хезмәткәрләргә тиеш булган түләүләр исәпләнми дә,  түләнми дә (РФ Хезмәт Кодексының 236 нчы маддәсен бозу).

Хезмәт өчен түләү буенча барлыкка килгән бурычлар 14 нче ноябрьгә  13 миллоннан артык.

Уздырылган тикшерү буенча материаллар хәзерге вакытта Буа шәһәре  прокуратурасында  карала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International