Казанда вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе
26 нчы ноябрь көнне Идел буе районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Әлеге чарада шәһәрнең 10 предприятие һәм оешмасы вәкилләре катнаша. Алар тарафыннан эш эзләүчеләргә вакансияләр тәкъдим ителәчәк. Чарага килүчеләр үзләренә кирәкле мәгълүмат ала алачак.
Эшсез гражданнарга вакансияләр язылган газета-журналлар таратылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International