8 бурычлы оешманың эше Координация советының утырышында каралды

2014 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе

Хезмәт хакын түләү буенча бурычлары булган сигез оешманың җитәкчесе 21 нче октябрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында узган халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышына чакырылган иде.

Казаннан бурычлы предприятиеләр арасыннан “Казан” төзелеш-производство берләшмәсе”, “Стройком” ҖЧҖ;  Мөслим районыннан “Сөт иле” ҖЧТ филилаллары – “Урожай”, “Мөслим икмәк кабул итү предприятиесе”, “ИК” оешмалары; Лаеш районыннан – “Йолдыз”  ҖЧҖ; Әгерҗедән – “Әгерҗе транспорт компаниясе” ҖЧҖ; Кукмара районыннан “Каскад-М” ААҖ   эшләре  дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International