Халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советы утырышында кабаттан Мөслим районында урнашкан “Сөт иле” ҖЧҖнең филиаллары - “Урожай” һәм “Мөслим икмәк кабул итү предприятиесе” эшләре каралган.
Совет утырышы барышында бу оешмаларда эшләүчеләргә хезмәт хакының, хезмәт законнарына карамастан, акча кергән очракларда гына бирелүе мәгълүм булды.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың аванс түләнмәү сәбәбе хакында соравына каршы “Сөт иле” ҖЧҖ вәкиле бу күренешнең эш спецификасы белән бәйле булуын әйтте.Ягъни, предприятиенең төп кереме көз айларына туры килә, диде.
Бу аңлатмага каршы Координация советы әгъзалары эшчеләргә хезмәт хакының хезмәт законнары нигезендә, эш спецификасына карамастан, үз вакытында түләнеп барырга тиешлеге турында искәрттеләр.
Оешма җитәкчелеге булган бурычларны түләп бетерергә һәм хезмәт хакын вакытында түләүне оештыру буенча чаралар күрергә вәгъдә бирде.