Яр Чаллының "Солнышко" тернәкләндерү үзәгендә сыйфат менеджменты системасы буенча семинар узган

2014 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе
Нәтиҗәле идарә системасы, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын, дәрәҗәсен арттыру, моның конкурентлы, бөтен  ситемасын булдыру вакыт таләбенә әверелә бара.   Хезмәтләр сыйфатын яхшырту максатыннан шушы көннәрдә Яр Чаллы мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен "Кояшкай" тернәкләндерү үзәгендә  "Үзәкнең барлык эш аспектларына да кагылучы эшләр комплексы буларак сыйфат менеджменты системасы" дигән темага семинар узган. Аны Казанның икътисад, идарә һәм хокук институты доценты, социаль фәннәр кандидаты Александр Лаптев үткәргән. Очрашу рәсми булмаган атмостферада үткән, семинарда катнашучы һәр кеше актив позициясен күрсәткән, гамәли биремнәрне эшләгән. Әңгәмә барышында  шунысы аеруча ассызыкланган: үзәктә эшләүче һәрбер хезмәткәргә  күрсәтелә торган хезмәтләр сыйфаты, кулланучының канәгать булу-булмавы өчен җаваплылык йөкләнә.    
Укулар тәмамланганнан соң йомгаклар ясалган һәм катнашучылар мондый семинарларны киләчәктә дә үткәрергә дигән уртак фикергә килгәннәр.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International