Хезмәт вазыйфаларын үтәгән чакта республика предприятиеләрендә 5 кеше зыян күргән

2014 елның 22 августы, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакында  мәгълүматны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 18 нче августтан 22 нче августка чаклы 4 үлем белән тәмамланган,  1 авыр   бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Үлемгә китергән беренче очрак 15 нче августта теркәлгән. Казанның "Элекон" заводында эшләүче токарь үзен начар хис иткән һәм эш урынында үлеп тә киткән. 

Үлемгә китергән икенче бәхетсезлек очрагы "Камаз" ААҖ Кою заводы хезмәткәре белән булган. 19 нчы август көнне кран кабинасында машинистның мәете табып алынган. 

Шул ук көнне "ТүбәнКаманефтехим" ААҖ предприятиесе хезмәткәре дә вафат булган. Промзонада хезмәтне саклау буенча инженер мәете табып алынган. 

Дүртенче очрак 20 август көнне теркәлгән. Яр Чаллының 2 нче номерлы шәһәр сырхауханәсе анестезиолог-реаниматологы үзен начар хис иткән һәм шунда ук үлгән.

Авыр бәхетсезлек  очрагы исә  19 нчы августта булган. Казанның "Сивас" компаниясе ҖЧҖ эшчесе объект территориясендә  свайлы фундамент мәйданчыгында  эшләгән чакта биектән егылып төшә һәм үлә. 

Төркемле бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән. 

Хәзерге вакытта барлык очраклар буенча тикшерү эшләре бара. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International