Тукай районы "Шәфкать" үзәге вәкиле район педагоглары конференциясендә катнашкан

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә  Тукай районының Комсомольск урта гомуми белем бирү мәктәбендә район педагогларының еллык конференциясе булып узган. Әлеге чарада Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры урынбасары Эльмира Закирова катнашкан. Ул балигъ булмаганнар арасында  хокук бозулар, психоактив матдәләр куллану, суицид очраклары турында сөйләп киткән. 
Доклады барышында  шулай ук ул үзәк эшчәнлеге белән дә таныштырып узган.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International