Яр Чаллы "Асылташ" үзәгендә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында чара уздырылган

2014 елның 7 августы, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә "Яр Чаллы шәһәр электр челтәре" компаниясе җитәкчелеге Яр Чаллы балигъ булмаганнар өчен социаль тернәкләндерү үзәгендә булып кайткан. Җыелган акчага компания хезмәткәрләре 48 балага мәктәп формасы алганнар, шуларның  12се - беренче сыйныфка баручылар. Компания директоры яшь укучыларга тәбрикләү сүзләре җиткергән, ә аннан соң тантаналы рәвештә мәктәп кирәк-яракларын тапшырган.
Бу чара "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика акциясе кысаларында уздырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International